Алексеевск районы мәдәният йортында Алексеевск, Әлки, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Чистай районнары вәкилләре үз гаиләләренең тарихын күрсәттеләр.
Район мәдәният йорты фойесында катнашучылар жюри әгъзаләренә гаилә ризыкларын һәм гаилә шәҗәрәләрен күрсәттеләр. Ә сәхнәдә гаиләләр тарихының иҗади презентацияләре күрсәтелде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Чистайдан Митаевлар гаиләсе яулады. Икенче урында Алексеевск районыннан Валеевлар гаиләсе. Өченче урынны Әлки районыннан Мисаловлар гаиләсе алды.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова тапшырды.
«Заря» газетасы материаллары буенча