Татарстан Республикасы Дәүләт Советын«Архив эше Татарстан Республикасында» законына төзәтмәләр турында фикер алыштылар

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова Татарстан Республикасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында катнашты.

 Комитет әгъзалары «Архив эше Татарстан Республикасында» законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карадылар. Документ Татарстан Республикасының бердәм архив мәгълүмат системасы турындагы нигезләмәләрне беркетүне алдан ук күздә тота.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова аңлатуынча, соңгы вакытта архив документларына ихтыяҗ арту күзәтелә. Бу хакта уку залларына керү һәм архивларга мөрәҗәгать итү статистикасы раслана.

2016 елдан башлап архив документлары этаплап цифралаштырачак, архив документларының электрон күчермәләренең банклары тулыландырыла.

Гөлнара Габдрахманова хәбәр иткәнчә, республиканың гасырлык юбилеена 42 мең саклау берәмлеге цифралаштырылган, Татарстан АССР оешунан алып бүгенге көнгә кадәр кабул ителгән норматив актларның 7 миллион битен тәшкил итә.

Закон проекты белән шулай ук Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең архив эше өлкәсендә вәкаләтле әгъзасенең эксперт-тикшерү комиссиясе вәкаләтләрен Татарстан Республикасы Архив фонды составына аныклы документларны кертү мәсьәләләрен хәл итү буенча төзәтмә кертүне күздә тота.

 

 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International