Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның теләктәшлеге белән “Без тарихта эзлебез” дигән шәҗәрәләр бәйрәме проектын башлап җибәрде. Бүген район Мәдәният йортында проектның зона туры үтте. Анда Әгерҗе, Арча, Саба, Әтнә, Биектау, Мамадыш, Питрәч, Теләче, Балтач һәм Кукмара районы вәкилләре үзләренең гаилә тарихларын тәкъдим итте.
Мәдәният йорты фойесында жюри хозурына гаиләләр тарафыннан яратып әзерләнә торган сый-нигъмәтләр һәм нәсел агач – шәҗәрәләр урын алган иде. Сәхнәдә исә гаилә тарихларының иҗади презентациясе күрсәтелде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча зона этабының җиңүчесе дип Кукмарадан Мансуровлар гаиләсе танылды. Икенче урынны Сабадан Зариповлар гаиләсе алды. Өченче урынны исә Арчадан Вафиннар, Балтачтан Фәизовлар гаиләләре бүлеште.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллиналар тапшырды.
Фотографияләр "Хезмәт даны" газетасы редакциясе тарафыннан бирелде