Казанда «Московский» мәдәни үзәгендә «Эхо веков в истории семьи ‒ Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәменең зона этабы узды

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

23 ноябрь көнне Казанда «Московский» мәдәни үзәгендә «Эхо веков в истории семьи ‒ Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәменең зона этабы узды.

Казан зона этабында катнашу өчен 7 гаилә заявка бирде: Хөсәеновлар, Нәҗиповлар, Зәйнуллиннар, Козновлар, Нигъмәтуллиннар, Багавиевлар, Кустабаевлар-Йосыповлар.

Конкурста катнашучылар жюрига үзләренең «Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем нәселем!» визит карточкаларын тәкъдим иттеләр. Алар үзләренең нәсел-нәсәпләре, гаилә реликвияләре, гаиләдәге берничә буын вәкилләренең тормышыннан кызыклы фактлар турында сөйләделәр. Бәйгенең кулинария өлеше дә булды. Һәр гаилә үз рецептлары буенча үзләренең гаилә ашларын әзерләгән.

Ике конкурс нәтиҗәләре буенча Казан зонасы турының җиңүчесе булып Казан шәһәре Идел буе районы 100нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе педагогы Сания Габделхак кызы Нигматуллина гаиләсе танылды. Нәкъ менә шушы гаилә конкурсның республика этабында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International