2019 елның 16 декабрендә В.И. Ленин исемендәге Мәдәни-ял комплексында «Эхо веков в истории семьи ‒ Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәменең республика туры узды

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Шәҗәрә бәйрәмен оештыручы - Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты. Оештыру комитеты рәисе - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Бәйрәм ике этапта узды: 18 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр муниципаль районнарда зона турлары узды, аларның җиңүчеләре республика турында катнашты. Бу Апас, Кукмара, Минзәлә, Чистай, Ютазы районнарыннан һәм Казан шәһәре Идел буе районыннан килгән алты гаилә.

Конкурста катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова котлады. Бәйрәмдә муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе “37 нче гимназия”, муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “10 нчы гимназия”, Казан төзелеш көллияте студентлары, Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары, Казан энергетика университеты һәм Казан дәүләт мәдәният институты студентлары катнашты.

Конкурста катнашучылар “Таныш булыгыз, минем гаилә, минем буын!” исемле визит карточкасын әзерләделәр. Бәйгенең икенче өлеше - әзерләнгән милли һәм гаилә ризыклары күргәзмәсе.

Республика конкурсында түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде:

1 урын - Кукмара районыннан Мансуровлар гаиләсе;

2 урын - Казан шәһәреннән Нигъмәтуллиннар гаиләсе;

3 урын - Ютазы районыннан Латыйпов гаиләсе.

Дипломнар һәм җиңүчеләргә сертификатлар конкурсны уздыру буенча оештыру комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә  Фазлыева тапшырды.

Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитетының           рәисе Гөлнара Габдрахманова «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. (http://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1898621.pdf конкурста җиңүчеләр).

Нәсел шәҗәрәсе бәйрәме ел саен үткәреләчәк, 2020 елдан республика этабы 15 майга Халыкара гаилә көнендә планлаштырыла. Конкурслар турында нигезләмәләр Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының архив эше буенча сайтында «Грантлар, архив конкурслары» бүлегендә урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International