XVIII-XX гасырлар документларында республика тарихы: «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында муниципаль берәмлекләр Советының XIV съездына багышланган күргәзмә узды

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

“Корстон” комплексында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" ассоциациясенең XIV съезды узды.

Съезд башланганчы катнашучылар «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексы фойесында Татарстан өязләре һәм районнары XVIII-XX гасырлар тарихына багышланган күргәзмәдә булдылар.

 Архив документлары күргәзмәсе белән дәрәҗәле кунаклар да танышты.  Экскурсияне Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова үткәрде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International