2020 нче елның 4 нче февралендә Татарстан республикасының Мендеелеев муниципаль районында архив эше буенча семинар-җыелыш үткәрелде. Семинарда мәгариф оешмалары, җирле үзидарә органнары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, ветеринария берләшмәсе идарәсе һәм Татарстан Республикасының дәүләт архивын комплектацияләү чыганаклары катнашты.
Семинар барышында Татарстан Республикасының архив фондын, шулай ук шәхси фондларны комплектацияләү, документларны тәртипкә салу, Үзәк район хастаханәсенең медицина карталарын исәпкә алу мәсьәләләре күтәрелде.