ТАССРның 100 еллыгына багышланган телевизион программаларның махсус чыгарылышлары өчен архив документын видеога төшерү.

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елның 6 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан «Закон. Парламент. Общество» һәм «Канун. Парламент. Җәмгыять»  телевизион программаларның ТАССРнын 100 еллыгына багышланган  махсус чыгарылышлары өчен архив документы видеога төшерелде.

Видеоязмада бүлек җитәкчесе Г. Н.Фаезова һәм әйдәп баручы архивист А. Р. Мәхмүтова катнашты. Әнгәмә барышында архив хезмәткәрләре 1926 елгы ТАССР Конституциясе проекты турында сөйләделәр. Проект кабул ителмәсә дә, анын төп нигезләмәләре, аерым алганда, символлар (герб һәм флаг), дәүләт төзелеше, территориаль чикләр һ. б. турындагы статьялары 1938 елгы ТАССР Конституциясенә кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International