2020 елның 7 февралендә Олимпия чемпионы Валентина Геннадьевна Никонова Татарстан Республикасы архив фондына гаилә архивыннан үзе һәм ире атаклы тренер Владимир Васильевич Житлов турында уникаль документлар тапшырды. Үз һөнәри эшчәнлегендә иң югары уңышларга ирешкән һәм ватанын дөнья күләмендә таныткан әлеге күренекле шәхесләрнең шәхси коллекцияләре Татарстан Республикасының тарихи мирасын саклауда бик мөһим.
Валентина Геннадьевнаның спортта җиңүләре сокландыра. Ул рапира белән фехтовать итүдә ‒ 1973, 1974, 1978 елларда дөнья чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры (1973). 1976 елда рапира белән фехтовать итү буенча команда ярышларында Олимпия чемпионы. 5 тапкыр Европа чемпионы (1974-1978 елларда ‒ команда зачетында). 6 тапкыр СССР чемпионы (1974 елда ‒ шәхси зачетта, 1974-1978 елларда ‒ команда зачетында), РСФСР Кубоклары иясе. 1974 елда Европа Кубогына ия була һәм дөньяның иң яхшы фехтовальщигы дип таныла. «Хезмәт батырлыгы өчен» СССР медале, «Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» Россиянең мактау билгесе белән бүләкләнгән (2002).
Танылган тренер Житлов Владимир Васильевич Татарстаннан берничә Олимпия чемпионкасы әзерләгән. Аның җитәкчелегендә Олимпия чемпионнары В. Г. Никонова, О. Н. Князева, Н. Ф. Гыйләҗева, шулай ук дөнья чемпионы О. Б. Вощакина спорт әзерлеге үттеләр. Фехтовать итү буенча РСФСРның һәм СССРның атказанган тренеры, педагогика фәннәре кандидаты, Казанның мактаулы гражданины. 1976 һәм 1980 елларда Олимпия уеннарында рапираларда фехтовать итү буенча СССР хатын-кызлар җыелма командасының тренеры; 1973-1990 елларда җыелма команда тренеры вазифасында эшли. 1994-1997 елларда Казанда 3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры.
Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты Валентина Геннадьевна Никоновага Татарстан Республикасы архив фондына тапшырган уникаль документлар өчен зур рәхмәтен белдерә.