«Архив кодлары 2.1: Россия, ислам дөньясы һәм генеалогиянең яңа офыклары»

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

2025 елның 14 маенда «Россия – Ислам дөньясы: Kazanforum 2025» халыкара икътисадый форумы мәйданында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты оештырган сессия булды. Спикерлар составы мәртәбәле затлардан гыйбарәт булып, аңа профессионал архивчылар, генеалоглар, тикшеренүчеләр кергән.

Цифрлы технологияләрнең һәм ясалма фәһемнең хәзерге генеалогиядә революцион әһәмияте, милли тәңгәллекне саклау өчен шәҗәрәләрне өйрәнүнең зур роле, геральдик истәлекләрнең аерым кыйммәте – болар һәм башка күп кенә мәсьәләләр сессиянең игътибар үзәгендә булды.

Секциянең модераторы ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова билгеләп үткәнчә, хәзерге дөньяда тарихи хәтерне һәм нәсел бәйләнешләрен саклау Россия һәм ислам дөньясы халыкларының милли һәм мәдәни үзаңын билгеләү нигезе буларак аеруча әһәмияткә ия. Генеалогик тикшеренүләр буыннар арасындагы багланышларны ныгытуда, тарихи үткәнгә һәм үз тамырларыңны аңлауга хөрмәт булдыруда мөһим ярдәмлек булып тора.

Секция эшендә мактаулы спикер сыйфатында Россия Федерациясе Президенты каршындагы Тарихи хәтер милли үзәге җитәкчесе, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Елена Петровна Малышева катнашты, ул тарихи хәтерне, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауның мөһимлеген билгеләп үтте.

«Блокада туйлары» мәдәни-агарту проекты җитәкчесе Валерия Павловна Рылееваның (Санкт-Петербург шәһәре) «Блокада туйлары: Ленинград блокадасы турындагы гаилә-тарихи хәтерне өйрәнү һәм саклау» дигән доклады сессиядә катнашучыларда кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International