2025 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының конференц-залында Идел буе федераль округының хезмәт батырлыгы шәһәрләре архив учреждениеләренең «Бу Җиңү көне» темасына төбәкара семинары узды. Семинар видеоконференцэлемтә режимында узды һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең якынлашып килүче 80 еллык юбилеена багышланды.
Чарада Казан, Ижевск, Түбән Новгород, Пермь, Самара, Саратов һәм Ульяновск архивчылары катнашты. Алар шәһәрләрнең Бөек Җиңүне якынайтуга нинди өлеш кертүләре һәм шәһәргә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү өчен сугыш елларында шәһәр халкының хезмәт батырлыгы фактларын раслау өчен документлар җыюның ничек алып барылуы турында сөйләделәр.
Очрашу барышында Саратов архивчылары химия фәннәре докторы, Н.Г. Чернышевский исемендәге Саратов дәүләт университеты профессоры – Пенза губернасы Рузаевск өязе (хәзер Мордовия Республикасы) Югары Урледим татар авылында туып үскән И.С. Мостафинның шәхси коллекциясеннән булган документларны күрсәттеләр. Химик-галим буларак, Мостафин үзенең белемнәрен сугыш вакытында химик саклауның махсус батальонында Ватанга хезмәт итүдә кулланган. Саратов өлкәсе татар җәмгыяте татар халкы улы, профессор Исхак Салих улы Мостафинның тормыш батырлыгын хәтерли һәм югары бәяли. Саратов шәһәре Татар милли гимназиясендәге химия кабинетына аның исеме бирелгән.