26 июньдә Казанда Н.Ф. Катановның тормышына һәм фәнни мирасына багышланган төбәкара түгәрәк өстәл узды

2025 елның 27 июне, җомга

2025 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының конференц-залында «Шәрык галиме, тюрколог, чагыштырма тел белеме докторы, Казан Император университеты профессоры Николай Федорович Катановның тормышы һәм эшчәнлеге» темасына төбәкара түгәрәк өстәл узды.

Анда Татарстан Республикасыннан, Хакасиядән, Красноярск краеннан һәм Санкт-Петербургтан архив эше, тюркология, көнчыгышны өйрәнү һәм тарих өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр катнашты.
Утырыш кысаларында Н.Ф. Катанов тормышының, фәнни һәм архив эшчәнлегенең төрле аспектларын яктыртучы докладлар тәкъдим ителде:

1. Профессор Валентина Николаевна Тугужекова (Н.Ф. Катанов исемендәге Хакас дәүләт университеты, тарих фәннәре докторы) —Хакасия өчен Катанов шәхесенең әһәмияте һәм аның тюркологик тикшеренүләр үсешенә керткән өлеше турында.

2. Алексей Сергеевич Нилогов (Хакас Тел, әдәбият һәм сәнгать фәнни-тикшеренү институты, философия фәннәре кандидаты) - Николай Федоровичның фәнни генеалогиясе, аның укытучылары һәм дәвамчылары турында.

3. Инна Николаевна Худякова (Л.Р. Кызласов исемендәге Хакас туган якны өйрәнү музее) – музейда саклана торган Катанов турындагы архив материаллары һәм аларның тарихчылар өчен әһәмияте турында.

4. Диана Ванцетовна Карпухина (Красноярск крае Дәүләт архивы) – Красноярск архивларында табылган биографик штрихлар һәм уникаль документлар турында.

5. Эльвира Фердинант кызы Миңнуллина (ТР Дәүләт архивы) — Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондларында Н.Ф. Катанов юлын чагылдырган документлар турында.

Фикер алышу барышында катнашучылар Николай Федорович Катановның шәхесе Россия төбәкләре арасында фәнни бәйләнеш символы гына түгел, ә гуманитар фәннәр үсеше өчен мөһим маяк булуын билгеләп үттеләр. Аның эшчәнлеге көнчыгышны өйрәнү, филология һәм этнография өлкәсендәге хәзерге тикшеренүчеләрне илһамландыруын дәвам итә.

Чара йомгаклары буенча Н.Ф. Катанов мирасын тирәнтен өйрәнү өчен архив учреждениеләре һәм фәнни оешмалар арасында алга таба хезмәттәшлек итү, шулай ук уртак басмалар һәм фәнни җыентыклар әзерләү турында тәкъдимнәр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International