Видеоязмада бүлек җитәкчесе Г. Н. Фаезова һәм архивистлар А. Р. Мәхмүтова белән Д. Т. Фатихов катнашты. Әнгәмә барышында архив хезмәткәрләре Югары Совет рәисе Г. Динмөхәммәтовның Бөек Ватан сугышы елларында эшчәнлеге турында сөйләделәр. Шулай ук Советлар Союзы Герое М. Җәлилнең 1942 елның 23 гыйнварында Г. Динмөхәммәтовка язган хатының күчермәсен дә тәкъдим иттеләр. Әлеге документ Россия Федерациясенең уникаль документлары реестрына кертелгән.