Татарстан Республикасы Дәүләт архивы республика тарихы буенча ачык лекцияләр үткәрә

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты гражданнарны архив документлары нигезендә чын тарих белән таныштыру проектын тормышка ашыра. Архивистларның ачык лекциясе ТАССР турындагы декретка кул куелган көннән башлап хәзерге чорга кадәр Татарстан Республикасының үсеш дәверен үз эченә ала. Барлык мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондларыннан тарихи документлар, фотолар, кинохроника фрагментлары, аудиоязмалар белән ныгытыла.

2020 елның 25 февралендә Дәүләт архивы хезмәткәрләре «Казан нефтехимия көллияте» һәм  «Арча педагогика көллияте»ндә ачык лекция үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International