Комитет рәисе Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова «Балалар спорты» федераль проектының республика иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышында катнашты, «Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның, Татарстанның күренекле спортчыларының документаль мирасы турында» чыгыш ясады. Әлеге күренекле шәхесләрнең - Николай Степанович Тетеркин, Солтан Сөнгатулла улы Яруллин, Рәшит Гыйбәт улы Нәҗметдинов, Әсхәт Шәйхетдин улы Шәйхетдинов казанышлары истәлегенә шәһәр урамнары аларның исемнәре белән аталды, һәйкәлләр һәм истәлекле такталар куелды, ел саен спорт ярышлары –мемориаллар үткәрелә.
Очрашуда Дәүләт Думасы депутаты Ольга Ивановна Павлова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Андрей Станиславович Кондратьев һәм Римма Атлас кызы Ратникова, министрлык вәкилләре, спорт ветераннары катнашты.
Киңәйтелгән утырышка әзерлек кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1982 елдан бирле Баулы шәһәрендә яшәгән һәм 50 елдан артык Потапово - Тымбарлы урта мәктәбендә физкультура һәм хәрби эшләр укытучысы булып эшләгән атаклы спортчы Матвеев Василий Романович турында мәгълүмат тупланды.
Ярты гасырдан артык бер мәгариф учреждениесендәге фидакарь хезмәтен һәм спорт казанышларын исәпкә алып, «Тарихи хәтер» федераль партия проектын координацияләү вәкаләтләре нигезендә, Татарстан Республикасының Архив эше буенча комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Потапово-Тымбарлы төп гомуми белем бирү мәктәбе»нә Василий Романович Матвеев исемен бирү инициативасы белән чыкты.