2020 елның 16-20 мартында Татарстан архивистлары Санкт-Петербург шәһәренең Россия Дәүләт тарихи архивында «Архив документларын реставрацияләүнең заманча технологияләре» дигән стажировка уздылар. Алар тарафыннан микрофотокүчермә ясау һәм документларны реставрацияләү лабораториясе, архив технологияләренең һәм документларның сакланышын тәэмин итү бүлеге, уку залы һәм фәнни-белешмә китапханәсе, документларны саклау һәм теркәү бүлекләре эше өйрәнелде.
Архив документларын механикалаштыру һәм кулдан реставрацияләү, сирәк китаплар һәм басмаларны төпләү эшенә, шулай ук документларны дезинфекцияләү һәм реставрация эшләрендә кулланыла торган махсус келәйне әзерләү барышына аерым игътибар бирелде.
Архив документларын реставрацияләү өлкәсендә бәһасез белемнәр һәм үз хезмәттәшләре белән тәҗрибә алмашу документларны реставрацияләү эшләрен камилләштерергә ярдәм итәчәк.