30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр әзер документлар бирү өчен генә эшләячәк, элек кабул ителгән запрослар буенча. Документлар кабул ителмәячәк. Мондый карар Россия Президенты Владимир Путинның «РФ эшләми торган көннәрне игълан итү турында»гы Указы нигезендә, короновирус таралу куркынычын булдырмау максатыннан ТР Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде.
Гадәти режимда учреждениенең Колл-үзәге эшләячәк, аның хезмәткәрләре гражданнарга 8(843) 222-06-20 телефоны буенча кирәкле консультацияне күрсәтәчәкләр.
Россиядә билгеләнгән ял атнасы вакытында КФҮ документларны кабул итүне туктату карары, барыннан да элек, үзәкләргә килүчеләрне вируска каршы саклау зарурлыгына бәйле. Бу көннәрдә КФҮ шәһәр офислары көненә 1000 якын кешене кабул итте. Хәзер килүчеләр саны 20% арткан.
Исегезгә төшерәбез, беренче чиратта кирәкле хезмәтләрне (паспорт, машина йөртү таныклыгы, төрле белешмәләр һәм өземтә алу кебек) алу өчен запросларны дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин. Шул ук вакытта мондый хезмәтләр өчен КФҮ мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк.