Конкурста катнашу өчен гаризалар бирү вакытын озайту

2020 елның 10 апреле, җомга

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Татарстан тормышыннан бер көн»конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүне озайтты. Катнашу өчен гаризаны 2020 елның 27 маена кадәр җибәрергә мөмкин.

Конкурска вакыйгаларны, хезмәт елларын һәм республика районнары, шәһәрләр, авыллар һәм аерым кешеләр тормышының истәлекле мизгелләрен гәүдәләндергән фотоэшләр 2020 елның 27 маенда, ТАССР төзү турындагы декретка кул куелган көнне генә кабул ителә. Конкурста катнашучыларның эшләрен тапшыру вакыты 27.05.20-08.06.20. Конкурста катнашучылар электрон рәвештә документлар комплектын тәкъдим итәләр: фотодокументлар һәм күрсәтелгән фотоларга аннотацияләр: konkurs-foto27maya@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International