Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советының утырышы

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

2020 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советының утырышы видеоконференция режимында узды.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Минзянова Гөлнара Фәрит кызы архив өлкәсендәге законнарда үзгәрешләр турында сөйләде. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы җитәкчеләре архивчылар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган инновацион проектлар тәкъдим иттеләр: шәҗәрә агачын булдыру өчен мәгълүмати технологияләрне куллану буенча «Ядкәр генеалогик порталы» проекты, мәктәп укучыларында тикшеренү эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыру буенча «Яшь архивчы» проекты турында сөйләделәр. Архивлар һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлекләре ведомстволары арасында электрон бәйләнешене үстерү проблемалары һәм перспективалары каралды.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтының «Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет» бүлегендә утырыш беркетмәсе белән танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International