Кадерле ветераннар һәм татарстанлылар!

9 май 2020 ел., шимбә

Бөек Җиңү бәйрәме белән ихлас котлауларны кабул итегез! Дистәләгән еллар уза, буыннар алмашына, әмма Бөек Җиңү ‒ милли горурлык, хәрби дан һәм халкыбызның батырлык символы булып безнең йөрәкләрдә саклана.

Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, күңел җылысы, тынычлык һәм иминлек телибез!

Без фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәренең каһарман йөрәкләре, түземлелекләре, сабырлыклары, батырлыклары алдында баш иябез. Сезнең батырлыкны хәтерләрдә мәңге сакларбыз.

 

Иң изге теләкләр белән,

Татарстан Республикасы архивчылары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International