И.Н. Павловның шәхси документларын Татарстан Республикасы дәүләт архивына тапшыру тантана чарасы

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

2020 елның 18 июнь көнне Татарстанның дәүләтчелек тарихы музеенда ТАССР Хәрби комиссариатының беренче бүлек башлыгы ярдәмчесе булып эшләгән Павлов Иван Николай улының шәхси документларын архивка тапшыру һәм килешүгә кул кую буенча тантаналы чара булып узды. Аның документлары архив хезмәткәрләренә Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш Депутаты Павлова Ольга Иван кызы тарафыннан тапшырылдылар.

Тантаналы чарада И.Н. Павловның кызы, Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш Депутаты, Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзасы Павлова Ольга Иван кызы., Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты һәм секретаре Маврина Лилия Николай кызы, Татарстан Республикасы архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Габдрахманова Гөлнара Зәкәрия кызы, Татарстан Республикасы Хәрби комиссарының урынбасары Любченко Владимир Николай улы, дәүләт архивы директоры Шафиков Илдар Фәрит улы, шулай ук К.С. Байкиев исемендәге Саба муниципаль районының Икшермә кадет мәктәбе укучылары  һәм башкалар катнашты.

Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Габдрахманова Гөлнара Зәкәрия кызы үзенең чыгышында әлеге документларның кыйммәтен ассызыклады. Аларны күргәзмә эшчәнлегендә, батырлык дәресләре үткәргәндә һәм укучыларга хәрби-патриотик тәрбия чаралары уздырганда кулланылачагы турында белдерде.

Дәүләт Думасы Депутаты Павлова Ольга Иван кызы үз чиратында әтисенең тормышы турында сөйләде. Кадет мәктәбе укучылары И.Н. Павловның янгын вакытындагы батырлыгы турындагы хикәяне зур кызыксыну белән тыңладылар. Моның өчен аны медаль белән дә бүләкләгәннәр. Шулай ук ул кадет мәктәбе укучыларына рәхмәт хатлары һәм кул сәгатьләре тапшырды.

Чарада И.Н. Павловның дуслары һәм аның белән бергә хезмәт иткән кешеләр чыгыш ясады. Хәрби комиссар урынбасары Любченко Владимир Николай улы тантанада катнашучыларга И.Н. Павловның хәрби комиссариатта яшь буын вәкилләренә хәрби-патриотик тәрбия өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләде. Шулай ук ул аның шәхес буларак һәм эштәге уңай сыйфатларына аерым тукталды.

Чара ахырында кадет мәктәбе укучылары музыкаль номер белән чыгыш ясадылар.

Чара барышында катнашучылар И.Н. Павловның тормыш һәм хезмәт юлы турындагы документлар буенча оештырылган күргәзмә белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International