Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Михаил улы Малов белән очрашу

2020 елның 19 июне, җомга

2020 елның 19 июнь көнне Татарстан Республикасының дәүләт архивы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны, журналист, язучы, Берлин һәм Польша операцияләрендә катнашучы Александр Михаил улы Малов белән очраштылар.

Аның тарафыннан дәүләт архивына шәхси документлары тапшырылды һәм килешү имзаланды.

А.М. Малов архив хезмәткәрләренә үзенең сугыш, сугыштан соңгы чор фоторәсемнәрен, таныклыкларын, аның авторлыгындагы китапларын, үз гаиләсенең шәҗәрә агачын, котлау хатларын һәм башка уникаль документларын тапшырды.

 Бөек Җиңү көне уңаеннан А.М. Маловтан интервью алынды. Анда ул үзе шаһитлыгындагы сугыш чоры вакыйгаларын, Берлин операциясендә катнашуын һәм сугыштагы үзенең батырлыклары турында тәфсилләп сөйләде.

Очрашу ахырында А.М. Малов үсеп килүче яшь буын вәкилләренә хәрби-патриотик тәрбия буенча үзенең киңәшләрен бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International