«Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945» китабын тапшыру акциясе

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945» исемле китап чыгарды. Анда республика халкының Бөек Җиңүгә керткән зур өлеше турында сөйләүче бай тарихи материал тупланган.

Аналитик материаллар белән беррәттән, китапта беренчел чыганакларга да әһәмиятле урын бирелә. Архив документлары, плакатлар, афишалар, фоторәсемнәр, кинохроника кадрлары, фронтовикларның хатлары, сугыш чоры открыткалары белән тулы визуаль рәт тәкъдим ителгән. Хәтер китабында сугыш елларында ветереннарыбызның армый-талмый хезмәт итүләре турындагы шәхси истәлекләре аеруча зур әһәмияткә ия.

Китап киң катлам укучыларга, шул исәптән сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә адреслана. Әмма барыннан да элек, ул сугыш турында бары тик мәктәп дәресләреннән, гаилә тарихларыннан, тарихи китаплардан һәм кинофильмнардан гына белгән яшь буын вәкилләренә юнәлдерелгән. Истәлекле китап яңартылган уку-укыту программаларын һәм факультатив дәресләр планнарын төзү, Татарстанның урта һәм югары белем бирү учреждениеләрендә семинарлар һәм конференцияләр үткәрү өчен нигез булачак.

Китап бастыруны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов хуплады.

Шул уңайдан Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты 25.06.2020-03.07.2020 көннәр аралыгында «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945» китабын район һәм мәктәп китапханәләренә тапшыру акциясен үткәрә. Акция кысаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ җитәкчеләренең китапны шәхсән тапшырулары планлаштырыла.

Акцияне тантаналы рәвештә район башлыклары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, үзәк район һәм шәһәр китапханәләре җитәкчеләре, мәктәп үзидарәсе активистлары катнашында муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының үзәк мәйданчыкларында үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International