ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”ның потенциаль чыганакларына семинар үткәрү.

2020 елның 19 июне, җомга

2020 нче елның 19 нчы июнендә ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”ның Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру бүлеге баш архивчылары Абдуллина А.Ш.  һәм Капралова Н.Ю. тарафыннан, ФДБМУ ӨҺББ «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» на, методик ярдәм күрсәтү максатыннан, чыгыш ясалды.

ФДБМУ ӨҺББ «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» стуктур бүлекчәләренең архив өчен җаваплы эшчеләре өчен семинар үткәрелде. Семинарда катнашучылар саны 12 кешене тәшкил итте. Зур кызыксыну эшләрне рәсмиләштерү һәм тасвирламалар төзү уятты. 2004 нче елга кадәр даими саклау документларын ДБУ “Татарстан республикасы Дәүләт архивы”на  вакытында тапшыру, 2016 нчы елга кадәр даими саклау һәм шәхси состав буенча документларны рәткә салу буенча методик ярдәм күрсәтелде. 2021 нче елга эшләр номенклатурасын төзү буенча консультация бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International