Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты Татарстан Республикасы архив учреждениеләренең 2020 елның 1 яртыеллыгына эш нәтиҗәләре буенча коллегия узды.

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

2020 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты Татарстан Республикасы архив учреждениеләренең 2020 елның 1 яртыеллыгына эш нәтиҗәләре буенча коллегия узды.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова архив эше эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм эш йомгаклары, Архив эше өлкәсендә дәүләт җайга салуы һәм дәүләт контроле чараларын гамәлгә ашыру, Россия Федерациясе Архив фонды документларының сакланышы, аның тулы һәм сыйфатлы рәвештә формалашуы, муниципаль һәм ведомство архивларының матди-техник торышын яхшырту, җәмгыятьне архив белешмәләре белән тәэмин итү, Татарстан Республикасында архив эшен үстерү буенча дәүләт программасында һәм дәүләт биремнәрендә каралган архив документларын һәм республика архивлары эчшәнлеген популярлаштыру буенча доклад белән чыгыш ясады.

Гөлнара Зәкәрия кызы үзенең докладында хәбәр иткәнчә, беренче яртыеллыкта Татарстан Республикасы Архив фондына Идарә итү, фәнни-техник аудиовизуаль документлар һәм шәхси документлар 26 мең 498 саклау берәмлеге кергән. Бу бер елга планлаштырылган күләмнең 51 % ын тәшкил итә.

Россия Федерациясе Архив фонды составына идарә итү, фәнни-техник, аудиовизуаль документлар һәм шәхси документлар буенча 62 мең 417 саклау берәмлеге тәртипкә китерелде һәм кертелде.

Агымдагы елның гыйнварында киңәйтелгән коллегиянең йомгаклау утырышында Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан архивларның чыганак базасын киңәйтү һәм республика территориясендә эшләп килүче Яңа оешмаларны кертү турында йөкләмә бирелде.

2020 елның 1 июненә Татарстан Республикасының статистик регистры базасында 106 518 юридик зат исәпкә алынган. 2020 елның 1 июленә архивларны туплау чыганаклары исемлекләрендә 2 674 оешма исәпләнә-бу оешмаларның гомуми саныннан 2,5% ын тәшкил итә. Ел башыннан күрсәткеч 0,1 % ка арткан, дәүләт һәм муниципаль архивларны туплау чыганаклары исемлегенә 116 оешма кертелгән.

Хәзерге вакытта архивларны туплауның потенциаль чыганаклары исемлегендә 800дән артык оешма исәпләнә.

2020 елда үзәкләштерелгән архивларның биналарын капиталь ремонтлау 7 муниципаль районда башкарыла.

Дәүләт комитеты өч Федераль законга үзгәрешләр кертү инициативасы белән чыкты:

- «Юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны дәүләт теркәвенә алу турында»;

- «Бөлгенлек (банкротлык) турында»;

- «Россия Федерациясендә Архив эше турында».

Законнарга кертелгән үзгәрешләр юридик затның бурычларын билгеләү юлы белән социаль әһәмиятле документларны саклауга, аны бетергән очракта, теркәү органына архив документларын дәүләт яки муниципаль архивка кабул итү-тапшыру актларын бирү һәм финанс идарәчеләренең бөлгенлеккә төшкән шәхси эшмәкәрләрнең документларын дәүләт яки муниципаль архивларына тапшыру бурычларын билгеләүгә юнәлдерелгән.

Архив эше турындагы Федераль законга үзгәрешләр устав капиталында РФ субъектының дәүләт өлеше булган оешмаларның һәм предприятиеләрнең архив документларын мәҗбүри тәртиптә саклауга РФ субъектлары вәкаләтләрен билгеләү юлы белән Татарстан Республикасы Архив фондын тулы һәм сыйфатлы рәвештә формалаштыруга юнәлдерелгән.

«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ Россия Федерациясе Архив фонды документларын комплектлау эшен оештыру темасына доклад белән «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУнең белешмә - эзләнү системалары һәм комплектлау эше буенча директор урынбасары Илдарханова-Бальчиклы Гүзәл Илдус кызы чыгыш ясады.

Татарстан Республикасының җирле үзидарә органнары тарафыннан Архив эше өлкәсендә дәүләт вәкаләтләрен башкару темасына доклад белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Минҗанова Гөлнара Фәрит кызы чыгыш ясады

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы архив бүлегенең Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга әзерлек һәм аны бәйрәм итү буенча документлар туплануы турында мәгълүмат турында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Игътисамова Рәмзия Габдрәүф кызы һәм Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Нургатина Ләйсән Фаат кызы чыгыш ясадылар.

2020 нче елның 1 нче яртыеллыгында Архив эше өлкәсендә закон таләпләрен үтәүне тикшерү нәтиҗәләре һәм 2021 нче елга планнар турында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты Дәүләт контроле секторының өлкән белгече Билалов Булат Бәшир улы сөйләде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Фазлыева Ләйлә Ринат кызы коллегия утырышына йомгак ясады һәм алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

Архив тармагы алдында түбәндәге бурычлар тора:

- яңа оешмалар белән комплектлау чыганаклары исемлеген тулыландыру;

- барлык план йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итү;

- документларны кабул итү һәм тапшыру буенча бурычларны киметү юлы белән архив документларының сакланышын тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International