Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды

Утырышта Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Габдрахманова Г. З., Иҗтимагый совет рәисе Шакирҗанов, Р. М., Иҗтимагый совет әгъзалары, ТРның Архив эше буенча Дәүләт комитеты структур бүлекчәләре һәм «ТР Дәүләт архивы» җитәкчеләре катнашты.

Утырышта чыгыш ясаучылар «Иң яхшы архивчы» конкурсын уздыру барышы, «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» конкурсының зональ этабы җиңүчеләре, ТР муниципаль архивларына грантлар алу конкурсы нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

«ТРның Дәүләт архивы» хезмәткәрләре архив фондын шәхси коллекцияләр белән тулыландыру юнәлешләре һәм документлардан файдалану һәм аларны популярлаштыру буенча алып барыла торган эш формалары турында сөйләделәр.

Утырыш беркетмәсе белән ТРның Архив эше буенча Дәүләт комитеты сайтының «Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет» бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International