«Татарстан Республикасының иң яхшы архивчысы» Республика конкурсының финалы

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

20 октябрьдә «Татарстан Республикасының иң яхшы архивчысы» республика конкурсының финалы узды.

Профсоюзның Татарстан Республикасы оешмасы рәисе О. А. Калашникова «Татарстан Республикасының иң яхшы архивчысы» республика һөнәри осталык конкурсының йомгаклау этабында жюри составында катнашты.

28 конкурсант арасыннан финалга 16 архивчы үтте. Катнашучылар шәхси һәм командада эшли белү һөнәри эшчәнлекнең аерылгысыз өлеше булуын исбатладылар.

Конкурс ахырында, О. А. Калашникова катнашучыларны һәм финалистларны котлады: «Бүген барыбыз да Татарстан Республикасы хезмәткәрләре һөнәр берлегенә карата иң яхшы профессиональ сыйфатларны, гражданлык позициясен күрсәтә алды. Ә иң мөһиме ‒ без конкурста катнашучыларның командада эшли белүләренә, киң күзаллауга һәм мәсьәләләрне хәл итүгә креатив якын килүләренә инандык». Ул социаль партнер – Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Габдрахманова Гөлнара Закариевнага рәхмәт белдерде.

Җиңүчеләрне бүләкләү кичәнең кульминациясе булды. Конкурсның өченче этабы нәтиҗәләре буенча 3 урынны «Звезды» командасы, 2 урынны – «Архивные феи» командасы, 1 урынны – «Ценители» командасы яулады.

«Татарстан Республикасының иң яхшы архивчысы» һөнәри осталык республика конкурсының абсолют җиңүчесе ‒ Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Башкарма комитетының гомуми бүлек начальнигы, башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Денисова Евгения Михайловна булды. 2 урын ‒ «Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы» муниципаль берәмлеге архивы» муниципаль казна учреждениесе башлыгы Зиннатуллина Зөлфия Габделбариевнага бирелде. 3 урынны Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге башлыгы, республика һөнәр берлеге комитетының ышанычлы заты (профсоюз вәкиле) Галимянова Айгөл Радисовна яулады.

Номинацияләрдә җиңүчеләр:

«Лучший муниципальный проект» ‒ Валиева Венера Мазгаровна,

«Лучший коммуникатор» ‒ Галимов Айдар Фаргатович,

«Любимец народа» ‒ Хайбиев Лимар Рамилович,

«Хранитель традиций» ‒ Саляхова Гөлнара Альбертовна,

«Образец мастерства» ‒ Шамсутдинова Регина Рафисовна,

«Личностный рост» ‒ Зиннатуллина Айсылу Асгатовна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International