2020 елның 9 ноябрендә узган брифинг

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

:

‒ «Гаилә архивын тапшыр»,

‒ «Татарстан тормышыннан бер көн» фото-акциясе,

‒ Студентлар арасында стипендия алуга фәнни эшләр конкурсы,

‒ «Татарстан Республикасының иң яхшы архивисты»,

‒ Татарстан Республикасы муниципаль архивларының грант ярдәме алу өчен конкурсы,

‒ «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә бәйрәме,

‒ Архивта төн,

‒ Минем шәҗәрәм.

«Быел татарстанлылар игълан ителгән барлык чараларда һәм конкурсларда актив катнашты», ‒ дип сөйләде брифингта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Зәкәриевна Габдрахманова. Үз нотыгында аларның һәркайсына игътибар бирде.

 

«Гаилә архивын тапшыр»

Гаилә архивы ‒ ул гаилә тормышы белән бәйле белем хәзинәсе. Ул һәр гаилә өчен кадерле әйберләр: фоторәсемнәр, истәлекләр, көндәлекләр, хатлар, документлар, бүләкләр. Теләсә кайсы гаиләнең архивы гаилә тарихыннан да, ватан тарихыннан да уникаль материалны үз эченә ала.

1 урын ‒ Салахова Резеда Абузаровна (Апас районы);

2 урын ‒ Мостафина Резида Ильгизаровна (Буа районы);

3 урын – Абдуллин Муса Махмутович (Саба районы).

 

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» номинациясендә җиңүче ‒ Гильманова Гузалия Гузаловна (Әлмәт районы).

 

«Татарстан тормышыннан бер көн» фото-акциясе

Фото-акциядә барлыгы 29 кеше катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча җибәрелгән эшләр нигезендә «Татарстан тормышыннан бер көн» дигән фотоальбом чыгарылачак.

Фото-акциясе нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр:

1 урын ‒ Кулешов Евгений Викторович,

2 урын ‒ Шигабеева Лейля Искандаровна,

3 урын ‒ Дегтярева Кристина Александровна.

Конкурста җиңүчеләр кыйммәтле призлар белән бүләкләнә.

 

Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары һәм Казан төзелеш көллияте студентлары арасында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты стипендиясен алу өчен студентлар арасында фәнни эшләр конкурсы

7 стипендиат стипендия ала башлады һәм тагын 11 кеше бер тапкыр бирелә торган түләүләр алды.

Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары арасында җиңүчеләр:

1 урын ‒ Бородина Яна Александровна;

2 урын ‒ Шакирова Айсылу Ильгизовна;

3 урын ‒ Асафова Валентина Евгеньевна һәм Журавлев Денис Сергеевич.

 

«Татарстан Республикасының иң яхшы архивисты» республика һөнәри осталык конкурсы

Конкурска 28 катнашучы гариза бирде:

16 – «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ хезмәткәрләре

12 – Татарстан Республикасы муниципаль районнары Башкарма комитетларының архив хезмәткәрләре (Биектау, Чистай, Буа, Азнакай, Түбән Кама, Яр Чаллы, Бөгелмә, Актаныш, Чүпрәле, Саба, Кама Тамагы, Әлмәт).

1 урын ‒ Денисова Евгения Михайловна, Биектау районы,

2 урын ‒ Зиннатуллина Зульфия Габделбариевна, Түбән Кама районы,

3 урын ‒ Галимянова Айгуль Радисовна, Актаныш районы.

 

Татарстан Республикасы муниципаль архивларының грант ярдәме алу өчен конкурсы

Ел саен конкурс кысаларында 15 грант каралган. 2020 елда конкурска республиканың 25 муниципаль архивыннан 28 проект тәкъдим ителгән иде.

16-17 сентябрь көннәрендә узган ачык яклауга муниципаль районнарның 23 архив бүлеге тарафыннан әзерләнгән 26 проект кертелде.

Грант алучылар исемлеге:

‒ «Россия Федерациясе Архив фонды һәм башка архив документларының сакланышын тәэмин итү буенча проектларга ярдәм итү» номинациясендә:

- Актаныш районы,

- Әлки районы,

- Балтач районы,

- Кама Тамагы районы,

- Мамадыш районы,

- Түбән Кама районы,

- Тукай районы.

‒ «Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка архив документларын популярлаштыру һәм куллану буенча проектларга ярдәм итү» номинациясендә:

- Аксубай районы,

- Актаныш районы,

- Әлмәт районы,

- Әтнә районы,

- Яңа Чишмә районы,

- Нурлат районы,

- Спас районы,

- Теләче районы.

 

«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә бәйрәме.

Бәйрәм 3 этапта үткәрелә: муниципаль, зона һәм республика. Барлыгы 37 район һәм шәһәр округларыннан 38 гаилә катнашты.

Агымдагы елда зона этабы 15-25 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивы республиканың муниципаль берәмлекләрендә җирле үзидарә органнары белән берлектә үткәрелде. 6 зонага бүленгән иде.

Әлмәт, Актаныш, Биектау, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Апас, Казанда үткәрелде.

Беренче урынны алган зона этабында җиңүчеләр республика бәйрәмендә катнашачаклар, аны 2020 елның 28 ноябренә Әниләр көне алдыннан уздыру планлаштырыла.

 

Минем шәҗәрәм

Быел республика этабында барлыгы 130дан артык катнашучы булды. Катнашучыларның күбесе бишенче (зурлар) төркемдә иде. Татарстан Республикасының 18 муниципаль районыннан һәм шәһәр округларыннан 38 кеше җиңүче булды.

 

Быел Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтелә, шул уңайдан «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» дигән өстәмә номинация гамәлгә куелды. Күп кенә катнашучылар үз эшләрен басуда тракторда эшләгән, фабрикаларда махсус кием теккән һәм хәтта сугышта катнашкан әбиләренә багышладылар.

 

«Тарих картасы» мультимедиа проекты

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты net-film.ru киноархивы белән берлектә Россия тарихына һәм Татарстанның 100 еллык юбилеена багышланган мультимедиа платформасы эшли башлады.

Булган барлык ресурсларны берләштереп, быел киң даирә катнашучыларны җәлеп итә алдык.

Безнең республика тарихы казанышларны раслаучы саннардан һәм фактлардан гына тормый.

Тарих ‒ ул безнең халыкның гадәти хезмәт көннәре, табигатькә һәм туган якка карата мөнәсәбәт, шулай ук республика районнары тормышының истәлекле мизгелләре. Төрле форматтагы конкурслар һәм бәйрәмнәр аша күп санлы гадәти булмаган, кызыклы детальләр туплап була, шулардан безнең республика тарихы җыела. Без аны киләчәктә Татарстан Республикасында яшәүче киләчәк буыннарга тапшырачакбыз.

 

Брифинг ахырында Гөлнара Зәкәриевна 2021 елга эш планнары белән уртаклашты һәм Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International