9 нчы декабрьдә халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

9 нчы декабрьдә халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. 2003 елда бу көнне коррупциягә каршы Конвенциягә кул куелды. Россия Конвенцияне 2006 елның мартында ратификацияләде.

            Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «2015 – 2023 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» Дәүләт программасы чараларын тормышка ашыруда актив катнаша.

            2020 елның 7 нче декабрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында дәүләт комитеты «Государственный архив Татарстан Республикасы дәүләт архивы хезмәткәрләре өчен коррупциягә каршы тору өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре буенча күзәтү лекциясе узды.

Лекцияне Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге баш киңәшчесе Рәхимов Салават Фоатович үткәрде.

             Чарада сүз дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм ведомство карамагындагы учреждение хезмәткәрләре өчен керемнәр һәм чыгымнар, чикләүләр һәм тыюлар турында мәгълүматларны рәсмиләштерү тәртибе турында барды.

             Очрашу барышында Рәхимов С.Ф. коррупциягә каршы законнарга аңлатма бирде, коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру, җәмгыятьтә коррупциягә каршы культура формалаштыру турында мәгълүмат бирде.

             Конструктив диалог булды, катнашучылар сораулар бирделәр, аларга тулы җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International