15 февральдә татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел була.

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

«Яшәү хозурлыгы хөрлектә, Гомер озынлыгы ирлектә.»

Бүген, 15 февральдә, татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел була.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондларында Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында бик күп мәгълүматлар бирүче документлар саклана. Аларның бер өлеше Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты оештырган күргәзмәдә тәкъдим ителде, аны бүген 27 нче гимназия укучылары карады. Балалар викторинада катнашып, үз белемнәрен күрсәтә алдылар. Викторина сораулары Муса Җәлил биографиясенең иң әһәмиятле даталарына һәм вакыйгаларына багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International