Гражданнар архив инициативасы

2021 елның 19 феврале, җомга

Архив волонтерлыгын үстерү кысаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Гражданнар архив инициативасы» проектын башлап җибәрә, ул архивларның виртуаль каталогын үстерү өчен волонтерлар белән эшләүне максат итә. Теләге булган һәркем, «Татарстан Республикасының Бердәм архив мәгълүмат системасына» кертелгән архив документлары исемлекләре исемнәрен карап, туган як тарихына якынрак була ала.  

 

Программада катнашу өчен волонтерларны теркәү процессы:

  1. Сайтта анкета тутыру
  2. Анкетаны Natalya.Neroznikova@tatar.ru адресына  җибәрү
  3. Сайлап алу узу
  4. Исемнәрне тикшерү буенча инструкция белән танышу
  5. Архив документлары белән эшли башлау

 

Максатчан аудитория – компьютерда яхшы эшләү күнекмәләре һәм архив эшчәнлеге һәм тарих өлкәсендә  нигез белемнәре булган волонтерлар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International