Архив хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан «Татарстан һәм Югра тарихындагы көн» уртак архив проектын башлап җибәрәбез.
Проект Россия Федерациясе субъектлары территориясендә архив эшен үстерү буенча хезмәттәшлек кысаларында Татарстан Республикасы һәм Юграның архив эше белән идарә итүнең региональ органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла.
2021 ел дәвамында без сезне Россиянең ике төбәгендәге тарихи вакыйгалар белән таныштырачакбыз, һәркайсының үзенчәлеген архив документларына таянып күрсәтәчәкбез.
Россия архивлары көнендә проект кысаларындагы беренче язманы ике субъектның архив тармагына багышлыйбыз, чөнки архивларның барлыкка килүе регионнарның тарихи үсешенә нык бәйле.
1959 елның 16 гыйнварында Татарстан АССР Министрлар Советы тарафыннан «Татарстан АССРда архив эшен оештыру турында» карар кабул ителә, ул Татарстан Республикасында дәүләт һәм ведомство архивлары челтәре төзелә башлауга нигез сала.
Юграда архив эшенең тарихы 1934 елда Остяко-Вогуль милли округының округ башкарма комитеты каршында Архив бюросы (округ архивы) төзелүдән башлана. Район архивлары 3 елдан соң – 1937 елда оештырыла.
Бу вакыйгалар халыкның документаль хәтерен саклауда мөһим этап була.
Айга ике тапкыр чыгачак тарихи очеркларны Татарстан һәм Юграның архив эше белән идарә итүнең региональ органнарының, дәүләт һәм муниципаль архивларының рәсми сайтларында һәм социаль челтәрләрдәге социаль битләрендә укып барыгыз.