2021 елның 16 мартында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды.
Утырышта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары И.Г. Шәрипов, Иҗтимагый совет рәисе Р.М. Шакирҗанов, Иҗтимагый советның яңартылган составы әгъзалары, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты структур бүлекчәләре һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ җитәкчеләре катнашты.
Архив документларын фәнни файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге башлыгы Р.И. Хәмәдиев 2021 елның 5 мартында утырыш уздырган Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Яшьләр советының планнары һәм проектлары турында сөйләде.
Күргәзмә һәм публикация эшчәнлеге бүлеге башлыгы Г.Н. Фәезова барлык катнашучыларга Татарстанның хәрби тарихына каһарманлык чоры һәм фаҗигале сәхифә булып кереп калган һәм республикабыз тормышындагы истәлекле вакыйга дип билгеләнгән 1941 елда Казан оборона чикләре төзелеше турында искә төшерде.
2020 елда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ тарафыннан «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен. 1941-1945» дигән китап нәшер ителде. Шул ук елның җәендә китаплар республикабызның мәктәп, шәһәр һәм авыл китапханәләренә тапшырылды. 2021 елның февралендә ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләре арасында әлеге басмага методик эшләнмәләр конкурсы игълан ителде. «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУнең мәгълүмати хезмәт күрсәтү буенча директор урынбасары А.П. Җиһангирова Иҗтимагый совет утырышында катнашучыларны конкурсның Нигезләмәсе һәм аны уздыру шартлары белән таныштырды.
Утырыш беркетмәсе белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтының «Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет» бүлегендә танышырга мөмкин.