2021 елның 17 мартында «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУнең аудиовизуаль документларны һәм мәҗбүри нөсхәне саклау буенча директор урынбасары Сергей Николаевич Горохов  «Россия Федерациясе дәүләт архивларында электрон микрофильмлау технологияcен куллану проблемалары һәм перспективалары» темасына Федераль архив агентлыгы (Росархив) тарафыннан оештырылган Түгәрәк өстәл утырышында катнашты.

2021 елның 19 марты, җомга

2021 елның 17 мартында «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУнең аудиовизуаль документларны һәм мәҗбүри нөсхәне саклау буенча директор урынбасары Сергей Николаевич Горохов  «Россия Федерациясе дәүләт архивларында электрон микрофильмлау технологияcен куллану проблемалары һәм перспективалары» темасына Федераль архив агентлыгы (Росархив) тарафыннан оештырылган Түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Кереш сүз белән Росархив җитәкчесе урынбасары А.В. Юрасов чыгыш ясады. Түгәрәк өстәл эшендә Россия дәүләт фәнни-техник документлар архивы, «Самара шәһәрендә Россия дәүләт архивы» ФКУ, «Түбән Новгород өлкәсе документлары сакланышын тәэмин итү лабораториясе» ДКУ,  Россия Дәүләт гавами фәнни-техник китапханәсе, «Свердловск өлкәсе архив документларыy микрографияләү һәм реставрацияләү үзәге» ДБУ вәкилләре катнашты.

Сергей Николаевич «Иминият фондын һәм файдалану фондын булдыру өчен COM-системаларны куллану буенча эш тәҗрибәсе һәм электрон микрофильмлау перспективалары» темасына доклад белән чыгыш ясады. С.Н. Горохов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт архивында СОМ-системаларны эштә файдалану тәҗрибәсе әлегә зур түгел, бары тик 5 елга якын. Күчермәләр ясау, реставрацияләү һәм тегү лабораториясендә бүгенге көндә ике СОМ-система кулланыла: SMA 16 plus рулонлы микрофильмнар ясау өчен COM-система һәм SMA 51 8K рулонлы микрофильмнар ясау өчен COM-система.

 Әлеге җиһазлар белән эшләү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, СОМ-технологиянең өстенлеге аның икеләтә билгеләнешендә, ул электрон файдалану фондын булдыруны да һәм микроформаларда иминият фондын булдыруны да тәэмин итә, димәк, бу технология күпкә экономияле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International