Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы «2016-2023 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасын раслау турында» карарын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Коммерциячел булмаган оешманың һәм халык хакимияте органы – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагының иң яхшы архивы» һәм «Коммерциячел оешманың – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагының иң яхшы архивы» конкурсларын игълан итә.

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Конкурс, беренче чиратта, Россия Архив фонды һәм башка архив документларын саклау, исәпкә алу, комплектлау һәм куллану, күргәзмә эшчәнлеген оештыру һәм архив тармагын үстерү буенча алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүне стимуллаштыра.

«Коммерциячел булмаган оешманың һәм халык хакимияте органы – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагының иң яхшы архивы» һәм «Коммерциячел оешманың – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагының иң яхшы архивы» республика конкурслары турында нигезләмә ТР Дәүләт архивы сайтының «Эшчәнлек / Грантлар, архив конкурслары / грантлар һәм архив конкурслары буенча мәгълүмат» бүлегендә урнаштырылды.

Гаризалар 2021 елның 25 мартыннан 23 апреленә кадәр кабул ителә. Кызыклы проектлар көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International