12 АПРЕЛЬ – БӨТЕНДӨНЬЯ АВИАЦИЯ ҺӘМ КОСМОНАВТИКА КӨНЕ

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

1961 елның 12 апрелендә тәүге тапкыр кеше – очучы-космонавт Юрий Гагарин идарә иткән «Восток» совет космик корабле җир шары тирәли әйләнеп чыга һәм туган илебез җиренә уңышлы әйләнеп кайта.

Бу вакыйгадан соң бер елдан – 1962 елның 12 апрелендә – беренче тапкыр Космонавтика көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 1968 елда халыкара статусын ала һәм Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип атала башлый.

Беренче космонавт Юрий Гагарин дистәләгән илгә барып, меңәрләгән кешеләр белән очраша. 1967 елның 17 августында Казанга да килә. Фоторәсемдә Юрий Алексеевичның Казан шәһәр башкарма комитеты хезмәткәрләре белән очрашуы сурәтләнгән.

1974 елның 19 августында Сергей Рыжиков туа, ул – Югра краеның да, Татарстанның да беренче космонавты. Сергей Николаевич – Ханты-Манси автоном округы – Юграның Нижневартовск шәһәрендәге 12 нче мәктәпне, анда 1 сыйныфтан алып 10 сыйныфка кадәр укып, 1991 елда тәмамлый. Ул Нижневартовскта үсә, мәктәптә һәм авиаүзәктә белем ала, ә тумышы белән Татарстан АССРның Бөгелмә шәһәреннән. Космоска беренче очуын 2016 елның 19 октябрендә башкара.

«Югра һәм Татарстан тарихындагы көн» проекты кысаларындагы тарихи очеркларны айга ике тапкыр Татарстан һәм Юграның архив эше белән идарә итүнең региональ органнарының, дәүләт архивларының һәм муниципаль архивларның рәсми сайтларында һәм социаль челтәрләрдәге социаль битләрендә укып барыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International