Бу көнне төп игътибар китапларга һәм аларның авторларына бирелә. Китаплар, үзләренең озын үсеш юлын балчык тактачыклардан алып заманча электрон китапларга кадәр узып, бүгенге көндә дә белемнәрне саклау һәм тарату өчен иң ышанычлы ысулларның берсе булып кала.
Типографияләр, китапларга яңадан яңа бизәлеш биреп, китап төзүдә турыдан-туры катнаша. Илебез төбәкләрендә беренче типографияләр төрле вакытта барлыкка килгән.
Казанда Азия типографиясе 1800 елның 13 сентябрендә ачыла. Типография җиһазлары китапларны татар һәм көнчыгыш телләрендә бастырырга мөмкинлек биргән. Татарстан Республикасы архив фондларында Казан гимназиясе каршындагы Азия типографиясенең 1812 елны китап бастыруга заказлар кабул итүе турында игъланы сакланып калган.
Урта Объ буеның бөтен территориясендә бер генә типография дә булмаган. Шуңа күрә 1930 елда Остяко-Вогуль милли округы (хәзер – Ханты-Манси автономияле округы – Югра) оешу белән беренче чиратта булдырылырга тиешле объектлар исемлегенә типография төзү кертелә. Округ типографиясе барлыкка килү датасы булып 1931 елның 7 июле санала. Остяко-Вогуль типографиясе хезмәткәре фоторәсемен архивка Ханты-Манси шәһәрендә яшәүче Оглоблина Валентина Михайловна тапшырды.
«Югра һәм Татарстан тарихындагы көн» проекты кысаларындагы тарихи очеркларны айга ике тапкыр Татарстан һәм Юграның архив эше белән идарә итүнең региональ органнарының, дәүләт архивларының һәм муниципаль архивларның рәсми сайтларында һәм социаль челтәрләрдәге социаль битләрендә укып барыгыз.