«И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы…»
26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның Туган көне уңаеннан үткәрелә. Бу көндә ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты бинасында әлеге истәлекле вакыйгага багышланган чара үтте. Дәүләт комитетына кунакка Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучылары килде. Аларга Г.Тукай тормышына һәм эшчәнлегенә караган архив документлары, фоторәсемнәр, китаплар күрсәтелде. Кунаклар шулай ук чарада актив булдылар, Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр, ә соңрак аның биографиясенә багышланган викторинада катнаштылар. Викторинаның җиңүчеләренә һәм катнашучыларына бүләкләр тапшырылды.