«ВНИИ труда» ФДБУ Россия Хезмәт министрлыгы оешмаларның кадрларга ихтыяҗын билгеләү һәм мәгълүмати иминлек өлкәсендә һөнәри квалификацияләрне үстерү перспективаларын ачыклау буенча тикшеренү үткәрә.

2021 елның 11 мае, сишәмбе

«ВНИИ труда» ФДБУ Россия Хезмәт министрлыгы оешмаларның кадрларга ихтыяҗын билгеләү һәм мәгълүмати иминлек өлкәсендә һөнәри квалификацияләрне үстерү перспективаларын ачыклау буенча тикшеренү үткәрә.

Сораштыру 15 апрельдән 15 майга кадәр онлайн-анкеталаштыру режимында узачак. Анкетаны тутыру өчен https://itsecurity2021.vcot.info/ адресы буенча узарга һәм сораштыруда катнашучының шәхси кабинетын теркәргә кирәк.

Тикшеренү нәтиҗәләре белем бирүнең һәм махсуслашуның төрле дәрәҗәдәге мәгълүмат иминлеге, аларның һөнәри әзерлек күләмнәре өлкәсендәге белгечләргә ихтыяҗ фаразын формалаштыру өчен кулланылачак.

Консультатив ярдәм сорап эш көннәрендә Мәскәү вакыты белән 10 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Элемтә өчен мәгълүмат - Баргоякова Ирина Игоревна, 7(495)917-59-04, ITsecurity@vcot.info.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International