1945 елның 9 маенда бөтен ил Гитлер Германиясе белән сугышта Җиңү турында Юрий Левитанның тантаналы тавышын ишетте.
Германия кораллы көчләренең тулы капитуляциясе турында акт һәм 9 майны Җиңү бәйрәме дип игълан итү турында Указ барлык совет газеталарының да беренче битләрендә басылып чыкты. Җиңүгә багышланган саннар фашизмны Җиңүнең бер символы булды.
1945 елның 9 маенда «Кызыл Татарстан» («Красная Татария») газетасының Бөек Ватан сугышында Җиңү турында СССР Югары Советы Президиумы Указы бастырылган саны чыкты. Газета татар телендә. Баш биттә – И.В. Сталин һәм СССРның 6 маршалы: Г.К. Жуков, И.С. Конев, К.К. Рокоссовский, Ф.И. Толбухин, Р.Я. Малиновский, А.М. Василевский портретлары.
Ханты-Манси милли округында Җиңү турында «Сталинская трибуна» газетасы 1945 елның 10 маенда хәбәр итә. Газеталар җыентыгында 1945 елның 9 маендагы саны да бар. Ул, күрәмсең, алданрак әзерләнгән булган һәм ул вакытта әле якынлаша торган Җиңү турында беркем берни дә белмәгән.
Җирле газеталарның Җиңүгә багышланган саннары һәр регион өчен горурлык һәм истәлек булып тора, аларны архивларда, музейларда һәм китапханәләрдә күз карасыдай саклыйлар.
«Югра һәм Татарстан тарихындагы көн» проекты кысаларындагы тарихи очеркларны айга ике тапкыр Татарстан һәм Юграның архив эше белән идарә итүнең региональ органнарының, дәүләт архивларының һәм муниципаль архивларның рәсми сайтларында һәм социаль челтәрләрдәге социаль битләрендә укып барыгыз.