2021 елның 25 нче июнендә «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының туплау чыганагы – коммерциячел булмаган оешма һәм ачык хакимият органының иң яхшы архивы» конкурсының икенче этабы кысаларында катнашучыларның проектлары каралды

2021 елның 29 июне, сишәмбе

2021 елның 25 нче июнендә «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының туплау чыганагы – коммерциячел булмаган оешма һәм ачык хакимият органының иң яхшы архивы» конкурсының икенче этабы кысаларында катнашучыларның проектлары каралды, анда Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге», «Казан шәһәре Башкарма комитетының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе», «Казан шәһәре Башкарма комитетының Совет районы администрациясе», «Казан шәһәре Башкарма комитетының Совет районы администрациясе», «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры», Яр Чаллы шәһәре «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе», Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иштирәк авыл җирлеге башкарма комитеты, Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Карашай-Саклау авыл җирлеге башкарма комитеты, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы үз проектларын тәкъдир иттеләр.

Тәкъдим ителгән проектлар оешмаларның санлы архивларын булдыруга, оешмада архив эшен үстерүгә, Россия Пенсия Фондының социаль-хокукый запрослары керү процессын роботлаштыруга юнәлдерелгән.

07.07.2021 гә кадәр әлеге конкурс нәтиҗәләре сайтта булачак.

               Белешмә өчен: «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының туплау чыганагы – коммерциячел булмаган оешма һәм ачык хакимият органының иң яхшы архивы» республика конкурсы Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан 2018 елдан башлап үткәрелә.

               Әлеге конкурсның максаты булып тора:

               – Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль архивларын туплау чыганаклары-коммерциячел булмаган оешма архивларының алдынгы тәҗрибәсен тарату;

               - Россия Федерациясе Архив фонды һәм башка архив документларын саклау, исәпкә алу, комплектлау һәм куллануның алдынгы технологияләрен гамәлгә кертүне стимуллаштыру;

               - күргәзмә эшчәнлеген оештыру һәм архив тармагын үстерү.

               Конкурсның приз фонды 2 миллион 250 мең сум тәшкил итә. Конкурста беренче урынны алган җиңүче үз проектын тормышка ашыру өчен 1 миллион сум, икенче урынны алган өчен 750 мең сум, өченче урынны алган өчен 500 мең сум акча алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International