2021 елның 30 июнендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советның агымдагы елдагы чираттагы утырышы узды.

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

2021 елның 30 июнендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советның агымдагы елдагы чираттагы утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Г.Ф. Минҗанова, Иҗтимагый совет рәисе Р.М. Шакирҗанов, Иҗтимагый совет әгъзалары, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты структурасы бүлекчәләре һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ җитәкчеләре катнашты.

Утырышта өч доклад тыңланды. «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ директорының беренче урынбасары Р.Р. Сибгатуллина архив өлкәсендә белем бирү проектларын гамәлгә ашыру, яшьләрнең ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алу, социаль челтәр ресурсларыннан файдалануның зарур булуы турында сөйләде. Р.Р. Сибгатуллина үз чыгышында проектларның нәтиҗәлелеге архив, мәгариф һәм мәдәният белгечләренең үзара хезмәттәшлегенең нинди югарылыкта булуына бәйле, дип билгеләп үтте.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының архив эшен үстерү һәм мәгълүмати хезмәтләр күрсәтүне оештыру бүлеге башлыгы Л.Р. Салихова Иҗтимагый совет әгъзаларына 2021 елда муниципаль архивларга капиталь ремонт эшләре алып баруның барышы, шулай ук 2022-2023 елларда ведомство архивларын капиталь ремонтлау программасына кертү өчен документлар әзерләү турында сөйләде.

Шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә бәйләнешләрен һәм буыннар алмашын ныгыту, Татарстан һәм гаилә тарихы белән кызыксынуны арттыру, тарихи аң һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, шулай ук архив материаллары белән эшләүгә, тарихи һәм туган якны өйрәнү әдәбиятын укуга җәлеп итү максатыннан Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Минем шәҗәрәм» исемле генеалогик тикшеренүләр республика конкурсын оештырды. «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУнең генеалогик характердагы гаризаларны үтәү бүлеге баш архивчысы                                                                                                                                                                                                                                                                                             Р.В. Мөхәммәтҗанова 2021 елда «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр конкурсын үткәрү нәтиҗәләре турында сөйләде.

Утырыш беркетмәсе белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты сайтының «Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет» бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International