KDW-2021 төп тематик юнәлешләре:
"Интеллектуаль транспорт системалары";
"Ситуацион үзәкләр";
"Цифрлы индустрия 4.0";
"Финтех экосистемасы";
"Киберкуркынычсызлык";
"Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр";
"Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр";
"Мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр";
"Сәламәтлек саклау һәм медицина өлкәсендә цифрлы технологияләр";
"Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр".
Kazan Digital Week-2020 форумы нәтиҗәләре kazandigitalweek.ru / kazandigitalweek.com сайтында урнаштырылган. Монда ук булачак вакыйга турында тулырак мәгълүмат урнаштырыла.
Форумда катнашучылардан мәкаләләр 2021 елның 1 августына кадәр тематик юнәлешләр буенча катгый рәвештә кабул ителә. Барлык мәкаләләр «Антиплагиат» системасында тикшерү һәм икеяклы сукыр рецензияләү уза. Мәкаләнең эксперт төркеме тарафыннан сайлап алынганнан соң Scopus халыкара рефератив базасына кертелгән һәм РИНЦДА индексацияләнә торган ВАКЛАРның рецензияләнә торган журналларда яки форум материаллары җыентыгында басылачак. Scopus журналларында бастыру өчен мәкаләләр бары тик Иинтеллектуаль транспорт системалары» юнәлеше буенча гына кабул ителә. Басма бәясе - 200 сум/б. Түләү бәйсез рецензияләү нәтиҗәләре буенча бастырып чыгару турында Карар кабул ителгәннән соң алына. Мәкаләләр org@kazandigitalweek.ru электрон адресына бирелә.