14 август - Физкультурачылар көне

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

СССР чорында спорт актив үсә, спартакиадалар һәм ярышлар хәтта Бөек Ватан сугышы елларында да үткәрелә.

Физкультурачы көне илдә физик культураны һәм спортны массакүләм пропагандалауга ярдәм итәргә тиеш була. Бөтен ил буенча спорт корылмалары төзелә. 1960 елның 25 июнендә Татарстан АССРның 40 еллыгы көнендә Казан үзәк стадионы файдалануга тапшырыла. Шул елда Советлар Союзында В.И. Ленинның тууына 90 ел булуны бәйрәм итәләр, шуңа күрә стадион атамасына башта аның исеме бирелә.

Стадионда «Рубин» футбол клубы бик күп матчлар  уздыра. Фотоларда сез Үзәк стадиондагы уен алдыннан футбол ветераннарын: «Спартак» командасы капитаны – Дасаев Ринатны (сулда) һәм «Рубин» командасы капитаны – Фәхриев Илгизне күрә аласыз.

Остяко-Вогульск поселогында (хәзер Ханты-Мансийск шәһәре) стадион булдыру турында 1934 елда, округ үзәге төзелә башлауга өч елдан соң сүз кузгаталар. Стадионны төзү өчен бик зур эш башкарырга кирәк була: агач төпләрен чыгарырга, мәйданчыкны казырга, тыгызларга һәм ком белән күмәргә.

Стадион күп еллар дәвамында Ханты-Мансийск өчен спорт ярышлары мәйданы гына түгел, ә бәйрәмнәр, тантаналы чаралар һәм концертлар үткәрү урыны да булып хезмәт итә. Стадионда Ханты-Мансийск педучилищесының физкультура дәресләре үткәрелә, аларның берсе фотога төшереп алынган. Зарядканы физик культура укытучысы Ребрин Александр Николаевич (уңда), Величко Георгий Тарасович (сулда) – педагогика училищесы директоры үткәрә.

Физкультурачылар көнендә традицион рәвештә яңа спорт мәйданчыклары ачыла, спорт казанышлары смотрлары, массакүләм тренировкалар һәм чаралар үткәрелә.

«Югра һәм Татарстан тарихындагы көн» проекты кысаларындагы тарихи очеркларны айга ике тапкыр Татарстан һәм Юграның архив эше белән идарә итүнең региональ органнарының, дәүләт архивларының һәм муниципаль архивларның рәсми сайтларында һәм социаль челтәрләрдәге социаль битләрендә укып барыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International