«Туган тел - тарихи хәтер һәм мәдәни мирас чыганагы» бөтенроссия фәнни конференциясе

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү максатларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Указы белән агымдагы ел Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. 23-24 сентябрьдә Казанда Россия һәм дөнья дәрәҗәсендәге танылган галимнәр, педагоглар, җәмәгать эшлеклеләре катнашында «Туган тел - тарихи хәтер һәм мәдәни мирас чыганагы» бөтенроссия фәнни конференциясе (алга таба - Конференция) узачак. 24 сентябрьдә “Туган телне саклау һәм укытуда дөньяви һәм үзебезнең тәҗрибә”, “Туган телне үстерүгә һәм яклауга юнәлдерелгән мәдәният өлкәсе проектларын гамәлгә ашыруда инновацион алым” һәм “Глобаль җәмгыять кыйммәте буларак туган тел” темалары буенча панель дискуссияләрдә Россия Федерациясе төбәкләрендә яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү буенча тәҗрибә уртаклашу планлаштырыла. Конференция белән бәйле барлык материалларны сез бүлектә таба аласыз:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International