Данил Исмагилович Ибрагимов

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

 Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы коллективы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең элеккеге башлыгы Ибраһимов Данил Исмәгыйль улының вафаты сәбәпле, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Ибраһимов Данил Исмәгыйль улы республика архив законнарын камилләштерүгә, архивларның матди базасын яхшыртуга зур өлеш кертте.

Д.И. Ибраһимов Татарстан Республикасы архив хезмәте чыгара торган тарихи-документаль җыентыкларның инициаторы, төзүчесе һәм җаваплы редакторы булды.

 Д.И. Ибраһимовка   1999 елда "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре»дигән мактаулы исем бирелде, 2009 елда ул "Фидакарь хезмәт өчен" медале, 2018 елда республикада архив эшен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнде.

  Д.И. Ибраһимов фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты да иде.

Аның турында якты хәтер йөрәкләрдә сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International