2021 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында Вахитов районы 1 нче мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен “Бу йорт, бу урам кайда?” лекциясе булды, аның төп максаты тарихи шәхесләр һәм аларның исемнәре белән аталган Казан урамнары арасындагы бәйләнешне ачу иде.

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

2021 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында Вахитов районы 1 нче мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен “Бу йорт, бу урам кайда?” лекциясе булды, аның төп максаты тарихи шәхесләр һәм аларның исемнәре белән аталган Казан урамнары арасындагы бәйләнешне ачу иде.

Лекцияне “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесенең публикация секторы мөдире Федотова Ольга Викторовна үткәрде.

Чарада лектор Казан урамнары атамаларының килеп чыгышы, шулай ук Казан ханлыгы һәм Казан губернасы тарихы турында, Петр Беренче чорында Казан шәһәренең үзәкләштерелгән кала буларак үсүе хакында сөйләде.

О.В. Федотова төп игътибарны шәһәр урамнары исемнәренең барлыкка килү мәсьәләсен яктыртуга бирде, аларның элекке атамаларын искә төшерде, Казан шәһәре үзәгендәге урамнарның революциягә кадәрге һәм аннан соңгы күренешләрен күрсәтте.

Спикер шулай ук Татарстанның архив хезмәтләре эшенең төп юнәлешләре темасын да яктыртты, тармак үсешендәге трендлар турында сөйләп узды.

Очрашу вакытындагы кара-каршы сөйләшүләрдә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, аларга тулы җаваплар алдылар, шул рәвешле үз белемнәрен тирәнәйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International