1 декабрьдә, чәршәмбе көнне, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында Дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова Казан шәһәрендә Казахстан Республикасы генераль консулы Е.У. Искаков белән очрашты.
Әңгәмәнең максаты Татарстан белән Казахстан арасында архив эше өлкәсендәге хезмәттәшлекнең торышы һәм аны үстерү перспективалары турында фикер алышу иде.
Аерым алганда, яклар Казахстан Мәдәният һәм спорт министрлыгының Архивлар эшләре һәм документлар белән идарә итү комитеты белән архив эше өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүне һәм аны гамәлгә ашыру буенча чаралар планын имзалау мөмкинлеге хакында сөйләштеләр.
“Казахстан белән Татарстан арасында мөнәсәбәтләр күп өлкәләрдә, шул исәптән архив эше өлкәсендә, актив үсә... Без Казахстанның архив учреждениеләре белән тәҗрибә алмашуда, бер-беребездә архив документларын табуда, үзебезнең тармакка караган уртак чаралар үткәрүдә һәм башка юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне алга таба киңәйтүдә кызыксынулы”, - диде Гөлнара Зәкәрия кызы.
Ерлан Узанович әлеге инициативаларны хуплады һәм бу юнәлештә кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.