Пәнҗешәмбе көнне, 2022 елның 17 мартында архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты стеналарында язучы, татар әдәбияты классигы, татар фәне һәм мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Ибраһимов Галимҗан Гыйрфановичның (1887-1938 еллар) тууына 135 ел тулуга багышланган күргәзмә үткәрелде. Һәр халыкның мәңге хәтерендә яши торган милли геройлары бар. Аларның берсе - күренекле язучы, патриот Галимҗан Ибраһимов, ул аерым горурлык һәм мәхәббәт предметы булып тора. Галимҗан Ибраһимов ХХ гасыр башында татар халкының аякка басуы процессында зур роль уйнады. Күргәзмәдә Казан ш. Вахитов районының «Татар телен тирәнтен өйрәтүче 27 нче гимназия» МББУ укучылары катнашты. Күргәзмәдә Галимҗан Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты турында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондларында саклана торган документлар күрсәтелде.
Укучыларга Галимҗан Ибраһимов автобиографиясе, фотосурәтләр, хатлар, рәсми документлар, анкета, хат (кулъязма) кебек архив документлары тәкъдим ителде. Шулай ук шәхси, хезмәт, иҗат эшчәнлегендәге вакыйгаларны чагылдыручы архив фотосурәтләре дә урнаштырылган.