2023 елның 22 мартында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре өчен керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматларны тутыруга карата төп таләпләр буенча лекция узды.
Лекцияне Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге прокуроры Роберт Рөстәм улы Вәлитов үткәрде.
Чарада сүз дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм ведомство карамагындагы учреждение җитәкчеләре өчен керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүматларны рәсмиләштерү тәртибе турында барды.
Лекция конструктив диалог рәвешендә узды, катнашучылар биргән сорауларына тулы җавап алдылар.